Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе делегациясе Марат Кабаев җитәкчелегендә ТР икътисад министры Артем Здунов белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук ТР Гарантия фонды директоры Сергей Болотаев һәм министрлыкның инвестицияле эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Игорь Гобәйдуллин катнашты.
Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең башкарма директоры Айдар Шаһимәрданов оешманың эшчәнлеге, 2015 елга планнары белән таныштырды.
Артем Здунов үз чиратында мөселман эшкуарлары алып барган эшчәнлекнең әһәмиятен билгеләде. Ике яклы сөйләшү барышында алар киләчәктә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булган юнәлешләрне барлады. “Крестьян-фермер хуҗалыклары” программасында катнашу мөмкинлеге, “Алгарыш” программасы кысаларында дөньяның төрле югары уку йортларында белем алу һ.б.