Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Венада (Австрия) уздырылган Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) утырышында “Россия Федерациясендә җыелышлар һәм ассоциацияләр иреге: төбәк аспекты” дигән темага модератор ролендә чыгыш ясады. Татарстан һәм Кырым республикалары мөселманнары Диния нәзарәтләре оештырды.
Чарада төрле ил дипломатлары, хокук саклау оешмалары һәм ММЧ вәкилләре катнашты. Утырышта Россия төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге каралды, шул исәптән дини оешмаларның да. Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтиятенең иҗтимагый эшләре, интернет челтәрдә дәгъват эшләрен оештыруга кагылышлы мәгълүматларны җиткерде. Татарстанда ислам үсеше һәм динара мөнәсәбәтләр хакында да әйтте.
Татарстан мөфтие Австриянең башкаласы Венага Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешманың (ОБСЕ) демократик институтлар һәм кеше хокуклары буенча бюросы чакыруы буенча килде.