Түбән Камада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан спорт ярышлары үтте

20 апрель 2015 ел 09:34

19 апрельдә Түбән Каманың “Батыр” спорткомплексында  “Эй, егетләр!” дип исемләнгән бәйге узды. Чарада Алабуга, Сарман, Кама Аланы, Актаныш, Чирмешән, Яңа Чишмә, Әлмәт, Әгерҗе районнары вәкилләре катнашты. Шулай ук Башкортостан Республикасыннан да килгән спортчылар булды. Алар волейбол, гер күтәрү, кул көрәше, ирекле көрәш, дартс һәм канат тарту буенча көч сынашты. Конкурсның нәтиҗәләре:

         Гер күтәрү буенча:

1 урын – Илсур Нәбиуллин (Яда Чишмә);

2 урын – Рамил Шрифуллин (Яңа Чишмә);

3 урын – Айрат Әсхәмов (Алабуга0.

Кул көрәше:

1 урын – Илсур Нәбиуллин (Яңа Чишмә);

2 урын – Эльмир Фәтхетдинов (Әгерҗе);

3 урын – Фәнил Мостафин (Чирмешән).

Дартс ярышында Азат Закиров, Әхәт Хәбиев һәм Илназ Сәлаховка тиңнәр булмады. Волейбол ярышында исә беренчелекне Яңа Чишмә командасы алды, 2 урында Актаныш спортчылары, 3 урын – Түбән Кама вәкилләре.

Ирекле көрәш 9 үлчәү категориясендә үтте. Әлеге ярышта Түбән Кама, Уфа, Кама Аланы, Алабуга спортчыларына тиңнәр булмады.

Җиңүчеләрне район мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тәбрикләде һәм мөхтәсибәт исеменнән рәхмәтен белдерде. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бу бәйге мөселман яшьләре арасында ел саен Бөек Җиңү уңыеннан оештырыла. Киләсе ярышлар Кама Аланында булыр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана