Бүген “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Мөхтәсибәт хезмәткәрләрен социаль-хәйрия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә өйрәтү” дип аталган квалификация күтәрү курсларның ачылышы булды. Курсларда мөхтәсибәт хезмәткәрләре, урта һәм югары дини белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шулай ук социаль-хәйриячелек белән турыдан-туры шөгыльләнүче 50 якын кеше катнаша.
Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов ачылыш тантанасында исламда социаль хезмәткә зур урын бирелүен, диннең бары тик изге гамәлләр кылыргу чакырун билгеләде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады. Ул мөфтинең сәламнәрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Әлеге курслар беренче тапкыр оештырыла. Максаты – район мөхтәсибәтләрендә социаль эшчәнлекне оештыру һәм үстерү.
Курсларга йөрүчеләр социаль-хәйрия эшчәнлеген оештыру буенча автор методикалары һәм программалары белән танышачак, гамәли тәкъдим-киңәшләр алачак, мастер-классларда катнашачак.
Квалификация күтәрү курсын уңышлы узучылар дәүләт үрнәгендәге таныклыкка ия булачак. 24 апрель көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында ябылу тантанасы оештырылачак.