19 апрельдә Кайбыч районы Олы Кошман авылы мәчете каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә укучы укучы хатын-кызларның һәм балаларның чыгарылыш кичәсе булды. Әлеге чарада укучылар үзләренең ел буе мәчеткә йөреп алган белемнәрен күрсәттеләр. Шәкертләр бәйрәмгә Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары язылган шамаилләрен алып килде һәм аларның мәгънәләре турында сөйләде, өйрәнгән сүрәләренең тәфсирләре белән таныштырды, мөнәҗәтләр җырлады.
Булачак хуҗабикәләр шулай ук үзләренең ризык пешерү осталыклары белән дә уртаклашты. Соңыннан бу тамаша укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм өстәле белән түгәрәкләнде.Бу укуларны оештыручы укытучы Мөслимә Яруллинага Кайбыч мөхтәсибәте рәхмәтен белдерде.