17 апрельдә Буаның Хаҗилар мәчетендә уздырылган кичке вәгазъдә “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов катнашты.
Кунаклар быелгы хаҗ программасы белән таныштырды, видеофильмнар күрсәтте, хаҗның мөселман кешесе өчен әһәмиятле гамәл булуын аңлатты. Соңыннан мәхәллә халкы сорауларына җавап бирделәр.