Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре Әл-Әзһәр университеты мөгаллиме, Коръән хафиз, пәйгамбәребез Мөхәммәд(салләлаһү галәйһи вә сәлләм)нең нәселеннән булган шәйх Хәмделлаһ Хәфиз Мөхәммәд әс-Сафти һәм РИУның халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе, тәрҗемәче Рамил хәзрәт Гиззатуллин белән очраштылар. Бу очрашуда шулай ук Әлмәт районыимам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин һәм мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты.
Шәйх үзенең чыгышында гакыйда, фикһ мәсьәләләренә тукталды, хәнәфи мәзһәбе формалашуы турында сөйләде, Әбү Хәнифә хәзрәтләренең нинди зур галим – факиһ булуы турында төпле аңлатты һәм шәкертләрнең сорауларына җавап бирде.