Үткән ялларда Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Нурия” мөслимәләр клубы “Эбилэр хэм нэнилэр” дип исемләнгән бәйге оештырды. Бирегә районның төрле почмакларыннан 50 якын катнашучы килде.
Мөслимәләр төрле кызыклы конкурсларда, мастер-классаларда катнашты. “Нурия” клубы вәкилләре әзерләгән төрле сәхнә күренешләре күрсәтте.
Очрашу ахырында һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.