Татарстан мөфтие РФ Тышкы эшләр министырлыгының тантаналы кабул итүендә катнашты

20 апрель 2015 ел 21:07

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Тышкы эшләр министырлыгының тантаналы кабул итүендә катнашты. Чарада Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, төрле конфессия вәкилләре, гарәп һәм Африка дәүләтләре илчеләре бар иде. Мөселман руханилары арасында тантаналы кабул итүдә Мәскәү мөселманнары мөфтие, җәмәгать эшлеклесе Әлбир хәзрәт Крганов һәм Кырым мөселманнары мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров катнашты.

Кунаклар каршында чыгыш ясаганда РФ Эчке эшләр министры Якын Көнчыгышта шактый киеренке вәзгыять булуы турында әйтте: “Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка регионнарындагы хәл зур борчу тудыра. Биредә экстремизм һәм терроризм күренешләре арта бара. Аеруча  христиан халкы азаплана. Хәзер бу халык игътибарын Россиягә юнәлтә. Мөгаен, христиан халкының Якын Көнчыгыштан китү юллары эзләве гарәп җәмгыятенә һәм, гомумән, бу регионга тискәре тәэсир итми калмас”,- дип белдерде Сергей Лавров.

Рәсми кабул итү барышында Татарстан мөфтие православие чиркәве вәкилләре, гарәп дәүләтләре илчеләре белән аралашты. Аерым алганда, Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Әлбадри һәм  РФ Тышкы эшләр министры урынбасары, РФ Президентының Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча махсус вәкиле Михаил Богданов белән дә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте РФ Эчке эшләр министырлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) утырышларында актив катнаша. Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Тышкы эшләр министырлыгының тантаналы кабул итүенә Сергей Лавров чакыруы буенча килде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана