«Тәрбия дәресләре» дип аталган очрашулар циклы дәвам итә. Беренче очрашуның мөхтәрәм кунагы Җәлил хәзрәт Фазлыев яшьләрне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде, үзенең гыйлеме, тәҗрибәсе, Коръән, сөннәткә таянып, дәлилле фикерләре белән уртаклашты. Икенче очрашу Сәидә Аппакова белән кызыклы әңгәмә форматында үтте.
Очрашуны үз итеп өлгергән яшьләрне 24 нче апрель көнне кичке сәгать биштә Диния нәзарәте бинасында чираттагы очрашуга көтеп калабыз. Бездә кунакта кабаттан Сәидә Аппакова.
Алдагы очрашулар турында мәгълүмат:
http://dumrt.ru/news/news_9336.html
http://dumrt.ru/news/news_9562.html