20 апрельдә Буа мәдрәсәсендә “Башлангыч дини белем бирү курсларында дини дәресләр укыту” темасына квалификация күтәрү курслары башланып китте. Чараны ТР МДН, КФУ һәм Буа мәдрәсәсе оештырдылар.
Имам-хатыйблар, абыстайлар һәм дини белем бирү мөгаллимнәр курслар дәвамында тәҗвид, гакыйдә, фикх, әхләк фәннәре буенча белемнәрен арттыра. Курслар лекцияләр һәм семинарлар белән үрелеп бара. Аларны Буа мәдрәсәсе һәм КФУ белгечләре укый.
Курслар 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк һәм Коръән уку бәйгесе белән тәмамлана. Һәр тыңлаучыга махсус сертификатлар тапшырылачак.