Түбән Камадагы “Ихлас” тернәкләнү үзәгендә күзләре күрмәүче инвалидларның очрашуы узды. Очрашуда җәй айларына эш планнары каралды. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен бер атналык лагерь оештыру мәсьәләсе үзәктә булды. “Ихлас” үзәге хезмәткәрләре лагерьда катнашырга теләк белдерүчеләргә документлар һәм башка кирәк-яракларны җыюда ярдәм итәчәкләрен әйтте.
Түбән Кама районы мөхтәсибе, “Ихлас” үзәге иҗтәкчесе Салих хәзрәт Ибрагимов катнашучыларга үзнең нәсыйхәтен әйтте. Якын арада тәҗрибә уртаклашу максатыннан Казанның “Ярдәм” мәчетенә баруы турында хәбә итте.
Очрашу программасында шулай ук хәйрия ашы, Коръщн уку да каралган иде.