12 майда Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда татар шамаилен ясау буенча мастер-класс була. Үз эшенең осталары мастер-класста катнашучыларны пыялага фольга һәм татар бизәкләре белән классик татар шамаилләре ясау серләренә төшендерәчәк. Мастер-класс өчен барлык кирәк-яракларны оештыручылар үзләре бирә.
Әлеге мавыктыргыч мастер-класс 3-4 сәгатькә каралган. Билет бәясе – 1200 сум.
Мастер-класска 5678-152 телефоны аша язылырга була.