Бүген Арча һәм Әтнә районы хәрби комиссариятында хәрби хезмәткә алынучы егетләр белән очрашу булды. Үз илеңә хезмәт итү, Ватан алдындагы бурычыңны үтәү ул — горурлык. Әти–әни канаты астында үскән егетләр армиядән тормышның, туганнарның, туган җирнең кадерен белергә өйрәнеп кайта.
Хәрби комиссар Алмаз Борһанов, һәр часть белән элемтәдә булып, егетләрнең хәлләрен белешүе, комиссариатның хезмәт итүче егетләргә карата җаваплы булуы турында сөйләде. Районыбызга частьлардан әзерлекле егетләр җибәргәннәре өчен рәхмәт сүзләре еш килә. Егетләр армиягә мылтык тотарга, атарга өйрәнеп, физик тәрбия буенча махсус дәресләрдә әзерлек белән китә. Солдатның якыннарына карата да район хәрби комиссариаты җитәкчелегенең мөнәсәбәте уңай, еш кына частьлар белән әти–әниләр арасында телекүпер оештырыла, бер-берләрен күреп аралашу бәхетенә ирешәләр.
Чарада Арча Көнбатыш мәчете имамы Рәмис хәзрәт тә катнашты. Ул егетләргә үзенең нәсыйхәтләрен әйтте, уңышлар теләде. Изге Коръән аятләре укып, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, җитәкчеләребезгә уңышлар теләде, хәрби хезмәткә китүче егетләргә хәерле юллар сорап дога кылды.
Хәрби комиссар Алмаз Борһанов имамнар белән берлектә егетләрне хәрби хезмәткә озату күркәм традициягә әйләнеп китүен ассызыклады. Арча һәм Әтнә мәчетләрендә хәрби хезмәттә булган егетләр өчен җәмәгать намазларыннан соң дога кылынуы хакында әйтеп, егетләрнең әти-әниләрен сөендерде. Соңыннан егетләргә район җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр таратылды.