Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәт идарәсе каршындагы иҗтимагый совет утырышында катнашты.
Утырыш отставкадагы полиция генерал-лейтананты Шамил Дәүләтгилдиев җитәкчелегендә узды. Иҗтимагый совет әгъзалары интернет челтәр аша законсыз рәвештә наркотик тарату проблемасы турында фикер алыштылар. Наркотиклаштыруга һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган “Net контент” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.