Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзаретенең аппарат җитәкчесе Супьян Курбановны кабул итте.
Камил хәзрәт Чечня мөфтияте кунагын ТР МДНнең мәгърифәтчелек, нәшрият һәм мәгълүмат эшчәнлеге белән таныштырды, “Хозур” нәшрият йорты турында сөйләде. Очрашуда шулай ук ике мөфтият арасында хәзмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.