Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мөхтәсибәт хезмәткәрләрен социаль-хәйрия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә өйрәтү” дип аталган курслар ябылу тантанасында катнашты

23 апрель 2015 ел 19:47

Кичә  “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Мөхтәсибәт хезмәткәрләрен социаль-хәйрия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә өйрәтү” дип аталган квалификация күтәрү курсларының ябылыш тантанасы булды. Бу укуларда  мөхтәсибәт хезмәткәрләре, урта һәм югары дини белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шулай ук социаль-хәйриячелек белән турыдан-туры шөгыльләнүче 50 якын кеше катнашты.

Курсларның ябылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Мөфти үзенең чыгышында социаль хезмәтнең  мәгърифәтчелек эшчәнлеге кебек үк нәзарәт өчен әһәмиятле булуын әйтте. Мөхтәсибәт вәкилләренә  социаль-хәйриячелек юнәлешендә активрак эшләргә өндәде. Шулай ук Камил хәзрәт ТР МДН якын үткәрәчәк яңа чаралар белән таныштырды.

Чарада мөфти урынбасарлары – Илдар хәзрәт Баязитов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнаштылар.

Әйтергә кирәк, әлеге курслар беренче тапкыр оештырыла. Максаты – район мөхтәсибәтләрендә социаль эшчәнлекне оештыру һәм үстерү. Курсларга йөрүчеләр социаль-хәйрия эшчәнлеген оештыру буенча автор методикалары һәм программалары белән танышты, гамәли тәкъдим-киңәшләр алды, мастер-классларда катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана