20-23 апрель көннәрендә “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә мөхтәсибәт хезмәткәрләрен социаль-хәйрия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә өйрәт квалификация күтәрү курсларында Буаның Хаҗилар мәчетеннән Шамил хәзрәт Вәлиуллин катнашты.
“Мондый курслар күптәннән кирәк иде. Районыбызда социаль юнәлештә эш алып баруда биредә алган белемнәр файдалы булыр дип уйлыйм. Үземә кызык булган күп кенә сорауларга җавап таба алдым. Барлык оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм һәм әлеге курсларның дәвамлы булуына өметләнәм”, - дип әйтте Шамил хәзрәт.