20 апрельдә “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Азат хәзрәт Шәрипов Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультеты каршында эшләп килүче этика, эстетика һәм культурология кафедрасында кунакта булды.
Кафедра мөгаллимнәре белән бергә Азат хәзрәт университетта теологик белем бирү мәсьәләләре турында фикер алышты. Шунан уку йорты студентларына “Белгечлеккә кереш” дигән темага лекция укыды. Биредә ислам тәгълиматының төп мәсьәләләре каралды.