Кайбыч балалары дини гыйлемнәрен сынады

27 апрель 2015 ел 09:02

26 апрельдә Кайбыч районы мөхтәсибәтендә авыл мәхәлләләрендә укып йөргән балалар өчен Коръән бәйгесе һәм дин нигезләренә, пәйгамбәрләр тарихына, гәрәп язуына нигезләнгән бәйгеләр оештырылды. Бәйге барышында балалар Коръәни -Кәрим сүрәләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук шигырьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр җырладылар, сүрәләрнең тәфсирләрен сөйләделәр һәм үз куллары белән ясаган шамаилләрен дә күрсәттеләр, мәгънәләрен аңлаттылар. Бәйрәмдә Кайбыч районы хакимияте башлыгының ярдәмчесе  Рәмис Хаялиев һәм Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт катнашты. Бәйрәм ахырында балаларга һәм укытучыларга, нәтиҗәләренә карап, истәлекле бүләкләр бирелде, иганәчеләргә догалар кылынды һәм бәйрәм өстәле оештырылды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана