24 апрель көнне Чаллыда "Ак мәчет"нең якшәмбе укытучыларын тәбрикләү кичәсе үтте. Ел дәвамында барлыгы 74 төркемдә 1085 ир-ат, хатын-кыз һәм бала укыды. Аларга 54 остаз гыйлем бирде. Укытучылар составына килгәндә, алар барысы да мәдрәсә, шулай дәньяви югары һәм махсус-урта белем бирү уку йортларын тәмамлаганнар. Алар арасында шәһәребезнең төрле оешмаларында эшләүче яшьләр, студентлар, һәм шулай ук лаеклы ялга чыккан апа-абыйларыбыз укыта.
Барлык "Ак мәчет"тә укытучы мөгаллим-мөгаллимәләр Казан федераль университеты һәм Татарстан мөседманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган курсларда гыйлемнәрен күтәрделәр. Аларга КФУ тарафыннан "Мәчет каршындагы курсларда дин дәресләрен укыту" буенча курслар үтте дигән сертификатлар бирелде.
Инде ничә ел шәһәр халкы, тирә-як районнарда яшәүче халкыбыз өчен "Ак мәчет" гыйлем учагы булып тора. Һәр уку йортының үзенә генә хас сыйфатлары була, "Ак мәчет"нең йөзе булып, мөгаен, югары дәрәҗәдә бирелгән гыйлем өстенә, югары әхлак тәрбиясен әйтергә буладыр.
Тәбрикләү кичәсендә укытучыларга түбәтәй-яулыклар китаплар бүләк ителде. Мөгаллим-мөгаллимәләр шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ахырда барча укытучылар өчен чәй мәҗлесе оештырылды.