Нәзарәткә шамаил осталары җыелды

27 апрель 2015 ел 15:45

Бүген  Татарстан  мөселманнары Диния нәзарәтенә “Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм татар шамаиле конкурсы жюри составы җыелды. Дин әһелләреннән, танылган каллиграфлардан торган жюри беренче мәртәбә җыелды. Алар конкурска килгән эшләр белән таныштылар һәм шорт-лист төзү максатыннан киңәштеләр.

25 апрельдә конкурска эшләр кабул итү тәмамланды. Татарстан, Башкортстан, Чувашия районнарыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Перьм, Екатеринбург шәһәрләреннән, Казахстан, Австралиядән барлыгы 124 катнашучыдан 300дән артык эш кабул ителде.

Жюри сайлаган шамаилләр Ислам мәдәнияте музеенда оештырылачак күргәзмзгз куела. Күргәзмә 21 май – 21 июль көннәрендә уздырыла. 21 майдан соң интернет аша шамаилләргә тавыш бирү оештырыла. Бүләкләү тантанасы Болгар җыены алдыннан уздырыла. 

Искә төшерәбез, 12 майда Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда татар шамаилен ясау буенча мастер-класс була. Үз эшенең осталары мастер-класста катнашучыларны пыялага фольга һәм татар бизәкләре белән классик татар шамаилләре ясау серләренә төшендерәчәк. Мастер-класс өчен  барлык  кирәк-яракларны оештыручылар үзләре бирә.

Әлеге мавыктыргыч мастер-класс 3-4 сәгатькә каралган. Билет бәясе – 1200 сум.

Мастер-класска 5678-152 телефоны аша язылырга була.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана