РИИда “Антарктида-100” күргәзмәсе ачылды

27 апрель 2015 ел 15:54

Бүген Россия ислам институтында Антон Райхштатның “Антарктида” күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге тарафыннан узган ел ахырында тормышка ашырылган киң күләмле экспедиция нәтиҗәсе буларак оештырылды. “Антарктида-100” проекты фәнни һәм мәдәни-тарихи, шулай ук рухи бурычларны берләштерде.

Күргәзмәне ачу тантанасында РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, РИИ мөгаллимнәре һәм студентлары, экспедициядә катнашучылар, шулай ук православие дине әһелләре катнашты.

Нияз хәзрәт Сабиров чыгышында экспедициядә катнашучыларга рәхмәт белдереп, әлеге экспедициянең, фәнни бурычлардан тыш, рухи бурычларны да күз алдында тотып оештырылуына игътибар юнәлтте. Бу уңайдан ул экспедиция әгъзаларының, Антарктидада беренче мәртәбә намаз уку миссиясен үз өстенә алып, аны җаваплылык белән үтәгән Рус география җәмгыятенә ярдәм фонды рәисе Рөстәм Гыйльметдиновның зур эш башкаруларын билгеләп узды.

“Антарктида-100” күргәзмәсендә дөньяның 4 кыйтгасыннан – Европа, Азия, Латин Америкасы һәм Антарктидадан 50 фотохезмәт тәкъдим ителде, дип әлеге вакыйганы сурәтли ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
“Антарктида-100” экспедициясендә катнашучы дайверларның Боз кыйтгасында 97 метр тирәнлеккә төшеп, үзенчәлекле мәгълүматлар җыюга ирешүләре турында “Татар-информ” алдан хәбәр иткән иде. Моңарчы әле берәүнең дә бу кадәр тирәнлеккә чумганы булмаган. Аннары, экспедициянең икенче өлешен гамәлгә ашыру йөзеннән, татарстанлылар Беллинсгаузен поляр станциясенә барып, Кол Шәриф мәчетеннән алып киленгән Коръәннең казан басмасын, Казан Изге Ана иконасын, Казан синагогасыннан Тәүратны тапшырган иде. Антарктидада беренче мәртәбә намаз да шул вакытта укылды.

"Татар-информ"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана