Мамадыш мәдрәсәсендә күп кенә китаплар авторы, врач-терапевт Галимә Харисова белән очрашу узды.
Галимә ханым мәдрәсә мөгаллимнәре өчен Коръән укыту буенча ачык дәрес үткәрде һәм укыту методикасы, алымнары белән бүлеште.
Соңыннан кунак мәдрәсә шәкертләре белән очрашып, аларның төрле сорауларына җавап бирде.