Буа мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе булды. Мәдрәсәнең кичке бүлеген быел 16-65 яшьтәге 17 шәкерт тәмамлады. Аларның күбесе Буа, Кама Тамагы һәм Апас районнарыннан. Шәкертләр 3 ел дәвамында ислам нигезләрен, төрле дини дисциплиналарны үзләштерде.
Махсус уку турында таныклыкны аларга Төньяк-көнбатыш төбәге казые Рөстәм Вәлиуллин тапшырды. Ул чарада катнашучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сәламләүләрен җиткерде, шәкертләргә өммәтебезгә хезмәт итү юлында зур уңышлар теләде.
Район администрациясе исеменнән ТР буенча Россия Пенсия фондының Буадагы филиал җитәкчесе Рәфыйк Җәләлов чыгыш ясады. Ул шулай ук дини белем алу әһәмияте турында әйтте һәм мәдрәсә мөгаллимнәренә зур рәхмәтен белдерде.
Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид Маликов чыгарылыш төркеменә алган белемнәрен уңышлы гына кулланырга һәм мөмкинлекләре булганнарга укуларын дәвам итүләрен теләде. Шулай ук чарада Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов бар иде.
Шул ук көнне мәдрәсәдә Коръән хәтем кылу тәмамланды. 2 айдан артык мәдрәсә шәкертләре һәм мәхәллә халкы Изге Коръән укыды.
Әлеге мәҗлес бәйрәм табыны белән тәмамланды.