29 апрельдә Россия ислам институтында Ислам мәгарифе советы утырышы үткәрелә. Сөйләшүдә барлыгы 32 югары һәм урта белем бирү уку йорты ректоры, төрле төбәк мөфтиләре катнаша.
Утырышта Болгар ислам академиясенә, урта мөселман уку йортлары эшчәнлегенә, барлык дини уку йортларына уртак уку-укыту программаларын булдыруга кагылышлы чыгышлар булачак.