Лениногорскидагы “Ихлас” мәчетендә “Гыйлем нуры” дип исемләнгән бәйге оештырылды

29 апрель 2015 ел 12:44

Дөньядагы бөтен матурлык гыйлемнән башлана. Кешенең күркәм әдәбе, тормышны дөрес итеп алып бара белүе, хаталардан имин булуы гыйлемнән башлана. 

Гыйлем – ул нур. Аның ярдәме илә мөселман хаклык белән ялганны, яхшылык белән начарлыкны аера белер. Гыйлемнән мәхрүм кеше тормышында бик күп кыенлыклар күрер. Аның гыйбәдәте дә кабул ителмәс, чөнки бик хаталы булыр.

Соңгы елларда, Аллаһның Рәхмәте белән гыйлем алу мөмкинчелекләре киңәйде. Мәчетләребез шәкертләр белән гөрләп тора башлады. Иң нәниләрдән алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр кардәшләребез Аллаһ Тәгалә биргән нурны алырга омтылдылар. 

Мәчетләр каршында гыйлем алучы мөслимәләрне берләштерү, тәҗрибә алышу, дини дәресләрне популярлаштыру ниятеннән 25 нче апрель көнне Лениногорск шәһәрендәге “Ихлас” мәчетендә “Гыйлем нуры” дип исемләнгән бәйге оештырылды.  

Узган елны ул шәһәребез кысаларында уздырылган булса, бу елны Көньяк-көнчыгыш казыяте күләмендә үткәрелде. Бәйрәмне килгән кунакалр тулыландырып җибәрде. Алар арасында мөфтинең урынбасары һәм Бөгелмә шәхәре вә районы мөхтәсибе  Рөстәм хәзрәт Хайруллин, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин, Лениногорск шәһәре йәм районы мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин, Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт, Баулы шәһәре һәм районы мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт һәм дә  Лениногорск, Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Урыссу районнарын яклаучы мөслимәләр бар иде.

Бәйге Аллаһ Тәгаләнең сүзләре белән башланып китте. Аннан сүз килгән кунакларга бирелде. Шуннан соң Инсаф хәзрәт Саубанов “Ихлас” мәчете мөгаллимнәре берлегендә алдан әзерләнгән дини сорауларны бирә башлады. Һәр район төркеме тырышлык белән җавап әзерләде. Нәтиҗәдә Азнакай шәкертләре беренчелекне яулап алды. Аларны котлап кыйммәтле бүләкләр һәм ел саен күчеп йөри торган кубок тапшырылды. Бәйгенең һәр катнашучысына грамота һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Авыр дип исәпләнгән җавапларга да мөслимәләр җиңеллек белән җавап кайтардылар. Җюри әгъзаларын бу күренеш бик гаҗәпләндерде. Димәк, мәчетләр каршында оештырылган дин нигезләрен өйрәнү дәресләре бик зур файда китерә халкыбызга, дигән нәтиҗә ясадылар алар. 

Өйлә намазын бергәләп укыгач килгән кунаклар һәм “Ихлас” мәчете шәкертләре бәйрәм табынына җыелып аралашып, сөйләшеп, бер-берләре белән танышып утырдылар. 

Әлеге табын уку елын тәмамлау сәбәпле дә корылган иде. Өстәлдәге мул ризыклар һәм килгән 150 ләп катнашучылар бәйрәмнең ямен тагын да арттырып җибәрде. Гади генә бәйге күңелле ял итү чарасына әверелде. 

Төшке аштан соң җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Килгән зур кунаклар үзләренең котлау сүләрен әйттеләр. Бер рәттән мәчетебезгә хезмәт керткән мөгаллимәләргә һәм эшчеләргә рәхмәт хатлары вә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. 

Соңыннын Исмаил хәзрәт Сингатуллин нәсихәт рәвешендә гыйлем алуның кыйммәтен сөйләп узды. Нәтиҗәдә һәр катнашучы үзенә рухи байлык туплады, яңа дуслар тапты. Без чын күңелдән өметләнеп калабыз, бу чарада катнашкан һәм аны оештырган һәркемгә Раббыбыз Аллаһ Тәгалә чиксез саваплар насыйп итәр. 

Әйткәнебезчә бирелгән кубок һәр ел күчеп йөри торган. Димәк киләсе елны, Раббыбыз насыйп итсә, бу бәйге Азнакайда үткәрелер. Хәерлесе булсын дигән теләкләр белән көтеп калабыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана