28 апрельдә ТР МДН, “Ярдәм” фонды һәм “Тренд” мөселман яшьләре үзәге җинаятьчелеккә каршы көрәшнең торышы темасына багышланган түгәрәк өстәл оештырды. Аерым алганда, түгәрәк өстәлдә катнашучылар яшүсмерләргә алкоголь продукция сату мәсьәләсе буенча фикер алышты.
Чарада Татарстан мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, ТР Югары суды һәм прокуратура вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм яшьләр иҗтимагый оешма җитәкчеләре дә катнашты.
Илдар хәзрәт әйтүенчә, балигъ булмаганнарга алкоголь сату яшь буынга зур зыян сала. Дәүләт һәм дини оешмалар киңәшләшеп эшләгәндә генә бу өлкәдәге закон бозулар белән көрәш көрәш нәтиҗәле булачак.
Очрашу барышында җинаятьчелек белән көрәш юнәлешендә иҗтимагый совет булдыру идеясы яңгырады.