Россия дин белгечләре Казанда ислам мәгарифе хакында фикерләште

29 апрель 2015 ел 15:52

29 апрельдә Россия ислам институтында күп сандагы мәртәбәле кунаклар, дин галимнәре катнашында Ислам мәгарифе советы утырышы үткәрелде. Сөйләшүгә барлыгы 32 югары һәм урта белем бирү уку йорты җитәкчесе, төрле төбәк мөфтиләре җыелды.  Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.Сәфәров, Россия Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары М.Белоусов, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды җитәкчесе А.Жданов һәм башкалар катнашты.

Утырышта катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.  “Ислам мәгарифе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аеруча игътибар бирә торган өлкә. Ислам ул – гыйлемнәр дине. Аллаһы Тәгаләдән иңдерелгән иң тәүге  аятьтә үк безгә укырга кушылган: “Сине юктан бар иткән Раббының исеме белән укый башла” (Коръән, 96-1). Исламда галимнәр зур мәртәбәгә ия. Аллаһы Тәгалә Коръәндә аларны Үзе югары дәрәҗәләргә күтәрә: “Сездән иман китереп итәгать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар” (Коръән, 58-11). “Иң зур дәрәҗә ул – гыйлем дәрәҗәсе”, - диелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) нең бер хәдисендә”, - дип чыгышын башлады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Әгәр дә узган елларны искә төшерсәк, 90 елларда  күбрәк дини уку йортларын ачарга, төзергә тырыштык. Хәзер исә ислам мәгарифе сыйфатын күтәрү өчен шактый эшләр башкарыла. Шуның өчен дә без ике ел элек дәреслекләр, программалар әзерләү белән шөгыльләнүче Уку-укыту-методик берлеген оештырдык. Татарстан мөфтиятенең махсус комиссиясе хәнәфи мәзхәбенең бөтен ислам дөньясына таралган һәм инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә укытылган классик әсбаплар исемлеген барлады. Хәзерге вакытта бу китапларны кабаттан нәзарәтнең “Хузур” нәшрият йорты нәшер итә”, - диде ул.

Мөфти хәзрәтләре Мәрҗани, Утыз Имәни, Ризаэтдин Фәхретдин кебек олуг татар дин галимнәренең зур рухи мирасын өйрәнү, белү мөһимлеген ассызыклады. Россиянең бәйсез ислам эксперт советын булдыру кирәклеге хакында сөйләде. Шулай ук мөфтият тарафыннан, КФУ һәм РИИ белән берлектә имамнарның, мөгаллимнәрнең гыйлемен күтәрү максатыннан күп сандагы курслар оештырылуы хакында әйтте.

Утырышта Ислам мәгарифе советы җитәкчесе, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясен оештыру хакында җиткерде. Урта мөселман уку йортлары эшчәнлегенә, уку-укыту программаларын әзерләүгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

Шулай ук җыелышта советның http://www.islamobr.ru/ сайты тәкъдим ителде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана