Бүген Татарстан мөфтиятенә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары, фондның Координацион үзәге җитәкчесе, Төньяк Кавказда Кеше хокукларын яклаучы милли иҗтимагый комиссия җитәкчесе урынбасары Эдуард Хачукаев килде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды, аңар республика мөселманнары тормышка ашыра торган проектлар хакында сөйләде.
Очрашу вакытында мөфтият белән фонд арасындагы хезмәттәшлек итү юллары барланды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә тормышка ашырылучы проектларның мөһимлеген ассызыклады.