“Яңа гасыр” телеканалындагы “Нәсыйхәт” тапшыруының 8 май чыгарылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән интервью эфирга чыгачак.
Сөйләшү Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышлана. Мөселманнар өчен 9 мая нинди мәгънәгә ия? Исламда сугыш һәм тынычлык мәсьәләләре ничек аңлатыла? Җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауда руханиларның роле нидән гыйбарәт? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавапны әлеге интервьюда таба алачаксыз.
Әлеге тапшыруны 8 майда сәгать 11.00дә һәм “ТНВ-Планета” каналында сәгать13.30, 19.40 һәм 22.35 карарга мөмкин. tnv.ru сайтында онлайн-трансляция алып барылачак.