Буада олы яшьтәгеләр арасына Коръән бәйгесе үтте

30 апрель 2015 ел 11:38

28 апрельдә Буа мәдрәсәсендә район мөхтәсибәте һәм Татар конгрессының Буа районы бүлеге белән берлектә урта һәм олы яшьтәгеләр арасында Коръән уку һәм ислам дине нигезләре буенча төбәкара бәйге үткәрелде. Чарада Көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Буа имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсанов, мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, Кайбыч имам-мөхтәсибе  Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Мөхәммәдия мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, мөгаллимә Флера абыстай Ханнанова, Ульян шәһәренең Идел аръягы районы татар автономиясе рәисе  Рафаэль Назмутдинов,һ.б. булды. Бәйге мәчетләр каршындагы курларда уку елы тәмлануы һәм нәтиҗә ясау максаты белән оештырылган иде. Анда Буа, Апас, Тэтеш, Чупрэле, Кайбыч районнарынан 150 якын кеше катнашты. 

Бәйге 2 номинациядә үткәрелде:


Ирләр арасында:


1 урын - Гайнатуллин Фәнис;

2 урын - Хуснутдинов Расых;

2 урын - Алеев Рашит;


3 урын - Шарипзянов Илдар;

3 урын - Халилов Масгут;

3 урын - Назметдинов Равил.



Хатыннар арасында:


1 урын - Зарипова Ләйсән;

2 урын - Шамсутдинова Гөлсинә;

2 урын - Давлетшина Равия;

3 урын - Набиуллина Гелия;

3 урын - Фахрисламова Әлфинур;

3 урын - Хайрутдинова Рузания.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана