ТР Дәүләт Советында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре урынбасары Сергей Железняк белән очрашуы үтте. Очрашуда мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты.
Очрашу барышында сәләмәтлек саклау өлкәсендә хәзмәттәшлек итү һәм дини оешмаларның җәмгыятьтәге тискәре күренешләр белән көрәштә катнашуы турында сөйләштеләр.
Татарстан мөфтие исламда сәләмтлеккә зур урын бирелүе һәм шуңа да бу юнәлештә Татарстан мәчетләрендә бик күп төрле чаралар уздырылуы турында әйтте.
Әйтергә кирәк, якын арада Казанда наркотик кулланучылар өчен махсус тернәкләндерү үзәге ачылачак.
Искәртәбез, 29 апрель көнне “Наркология авыруларын кисәтү - гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше: яңа алымнар. Төбәк тәҗрибәсе” темасы буенча фикер алышуга Дәүләт Думасы депутатлары, экспертлар, табиблар, министрлык һәм ведомстволар, җәмәгать оешмалары, Россия һәм Татарстан дини конфессия вәкилләре катнашында зур чара үтте.