Актаныш мөхтәсибәтендә Әлифба бәйрәме узды

30 апрель 2015 ел 15:38

Дини гыйлемнәрен арттырырга теләп, мөгаллимәләрдән мәчетләр каршында ел дәвамында дин сабаклары өйрәнүче хатын-кызларыбыз, кызларыбыз өчен апрель ае Әлифба бәйрәмнәре белән истәлекле. Авылларда да зурлап, бер-береңә хөрмәт күрсәтеп билгеләп үтелә ул районыбызда. 22 апрельдә шундый күркәм кичә  Җәмигъ мәчетендә узды.

Мөхәммәт с.г.в. бер күркәм хәдисендә:”Ике сыйфатка ия булган кешеләрдән тыш беркемнән көнләшмә. Аларның берсе – Аллаһ аңа байлык биреп, ул аны Аллаһ юлында сарыф итә белгән кеше, икенчесе – Аллаһ аңа зирәклек биреп, ул шул зирәклекне башкаларга тапшыра белгән кеше”, - ди. Тагын бер хәдисендә:”Аллаһ бәрәкәт бирәм дигән кешесен динне аңлауга ирештерер,” – дигән. Белемнәребез арткан саен тормышка карашыбыз да, үз-үзебезне тотышыбыз да үзгәрә. Дини укуларга лаеклы ялга чыккан хатын-кызларыбыз ел да бик теләп йөри. Районда үзләренең куйган хезмәтләре белән танылган һәм хөрмәтле хатын-кызларыбыз бүген республикада  төрле юнәлешләрдә хезмәт куючы балаларына да, якты өмет-хыяллар белән үсеп килүче оныкларына да хикмәтле сүз, зирәк киңәш, үгет-нәсихәт белән тормышларын, холыкларын күркәм итүдә зур хезмәт куялар. Шуларның һәммәсен дә үзенең вәгазьле чыгышында искә алды район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова. Дини гыйлемле кешеләребезгә дөньяви гыйлемне дә тигез үзләштерергә, даими эзләнергә киңәш итте ул. “Без үзебезнең яшәү рәвешебез белән дә, кылган эш-гамәлләребез белән дә ислам диненең  асылын башкаларга аңлатучылар. Зыялы кешеләребез мөрәҗәгать итә, дингә тартыла. Аларга безнең белән дөнья хәлләрен сөйләшү, фикер уртаклашу да кызыклы булырга тиеш, ә моның өчен безгә дөньяви гыйлемне дә тирән үзләштерү кирәк”, -  диде ул.

Быел дин сабакларын үзләштереп, беренче сыйныфны тәмамлаучы укучыларга Коръән китабын тапшырды ул. Актаныштан гына да 40 кеше бүләкләнде. Мөгаллимәләр Зөһрә Закирова, Ләйсән Кадырова, Лидия Галимова, Рәйханә Вәлиева, Фәүзия Гатауллина укучылары Җәмигъ мәчетендә сабакташлары белән әлеге күңелле мизгелләрне уртаклашты, туганнары да, дуслары да янәшәдә иде.

Дини  кичәләрне күркәм алып баручы Сумия Гарифуллина Коръән аятьләре тыңлатып, мөслимәләрдән аларның исемнәрен әйттерде. Рима Имамованың чыгарылыш сыйныф укучылары беренчеләргә хәдисләр, мөнәҗәтләр, үгет-нәсихәт, Коръән аятьләрен кулланып, тормышта бәхетле яшәү серләрен ачтылар. Кылган гамәлләре дә шуңа дәлил аларның.

Инсөя Хаҗиева, Иске Сәфәр:

-Туган авылымда яшәп,эшләп, 36 ел балаларга татар теле һәм әдәбият фәнен укыттым. Лаеклы ялга чыккач, дин гыйлемен үзләштердем. Безнең ерак бабакай – Шәйхәйдәр авылның мулласы булган. Безнең гаиләдә дини тәрбия көчле булды. Бисмиллалы өйдә үстек. Әби биш вакыт намазын калдырмады.

Авылда  мәктәптә атнасына бер тапкыр әдәп-әхлак дәресләре үткәрәм. Коръән сүрәләреннән, хәдисләрдән мисаллар китерәм, гыйбрәтле хикәяләр укыйм. Рәзинә белән икәү авылда китапханә мөдире Әлфинур белән сөйләшеп, өлкәннәребез белән китапханәдә очраша башладык -  Коръән аятьләре өйрәнәбез. Өй эше бирәбез, вәгазь сөйләргә, хәдис әйтергә өйрәнеп, әзерләнеп киләләр алдан ук. Гашура көнен, Мәүлид бәйрәмен бик матур үткәрдек. Остазыбыз Рима апа безне дөньяны ничек бар – шулай кабул итәргә, шөкер кылып яшәргә өйрәтте. Белем бирүче остазларыбызның һәркайсына сәламәтлек телим.

Һидая апа Тыңламастан килеп, Актанышта дин сабагы үзләштергән. Кәзкәй мәчетенә йөреп дин сабагын үзләштерә башлаган авылдашларын авылларында үз өенә чакырып, гарәпчә укырга өйрәнгәндә ярдәм иткән ул. Кәзкәйдә үткән Әлифба бәйрәмендә дә катнашты. Биредә остаз-мөгаллимә Зәмфирә Хәбибуллина җитәкчелегендә өч ел дәвамында Тыңламастан – 6, Кәзкәйдән 9 мөслимә башлангыч белем алды. Гарәпчә укырга өйрәндек, инде язарга өйрәнәсебез килә, диделәр алар остазларына.

Гомере буе укытучы булырга хыялланган Зәмфирә хаҗиянең, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, хыялы шул рәвешле чынга аша. Дин юлында остаз-мөгаллимә ул. Бәйрәм мәҗлесендә гыйлем үзләштерү буенча укыган вәгазен дә укучылары йотлыгып тыңлады, һәркайсы гарәпчә Коръән аятьләре укып күрсәтте, мөнәҗәт әйтте. Тыл ветераннары буларак, Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, шигырьләр дә сөйләделәр. Авыл китапханәчесе Гөлназ Әхмәдишина аларны авылдашлары Марат Әмирхановның “И кылган догам минем” китабы белән таныштырды. Сугыш кичкән Хисаметдин картны ут эчендә әнисе язып биргән дога – Аятел көрси саклап йөртә.

Актаныштан килгән хөрмәтле кунак Роза Борханова, мәҗлестә затлы, зыялы кешеләр белән очраштым, диде.

- Әтием Кәзкәйдә сугыш елларында укыткан. 7-8 ел элек бер килгән идем бирегә. Бүген дә теләп катнаштым. Ихлас барысы да. Аллаһы Тәгалә кешегә чикләнмәгән мөмкинлекләр биргән. Нинди юлны сайлавына карап, фәрештәләр үтә алмаган биеклеккә дә күтәрелә ала, иблис тә кыла алмаган начар гамәлләрне дә башкара ала. Безнең яшәү рәвешебезнең күркәм әхлагы ислам динендә, хәдисләрдә, шәригать хөкемнәрендә, - диде ул.

1998 елда ачылган мәчет Кәзкәйдә халыкка хезмәт итә. Имам-хатыйп Рәсим Фәрдиев дини чараларны Татарстан Диния нәзарәтенең бердәм кагыйдәләренә нигезләнеп оештыра. Җәмигъ мәчетендә дә Әлифба бәйрәмен ачып, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин  республикада, районда алып барылган эшчәнлек белән таныштырды, якынлашып килүче дини бәйрәмнәр, аларның мәгънәви әһәмияте белән таныштырды.

Ләйсән ТИМЕРОВА

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана