Татарстан мөфтие урынбасары Дәүләт Думасында доклад белән чыгыш ясады

30 апрель 2015 ел 10:16

29 апрельдә Татарстан парламентында Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында наркоманияне һәм ВИЧ-инфекцияне һәм башка социаль әһәмияттәге авыруларны кисәтү һәм алардан тернәкләндерү буенча Дәүләт Думасының күп фракцияле депутатлар эшче төркеме утырышы узды. Анда табиблар, төрле министрлык вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм руханилар катнашты.

Утырышта Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов катнашты. Аны Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре урынбасары Сергей Железняк үткәрде.

“Безнең бурыч – наркоманиягә оператив игътибар итү, шул исәптә закон дәрәҗәсендә дә. Бу кискен мәсьәләләрне төбәк дәрәҗәсендә хәл иткәндә алымнарны дөрес сайлау, гомуми гамәлләр юнәлешен билгеләү зарур”, - дип билгеләде утырыш эчтәлеген Сергей Железняк.

“Ведомствоара төркемнең Казанда җыелуы әһәмияткә ия. Бу бик мөһим очрашу. Бүген наркоманиягә, аның яшьләр арасына үтеп керүенә көрәшү мәсьәләләре республика җитәкчелеге, дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык дәрәҗәдәге органнары өчен өстенлекле мәсьәлә, - диде үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстанда бу проблеманы яшьләрне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартып, хәл итәргә тырышабыз. Безнең республикада өлкәннәргә хөрмәт, гаилә һәм мәдәни кыйммәтләргә саклау традицияләре көчле, бездә беркайчан да наркотиклар һәм исереклек хупланмады. Әмма дөнья үзгәрә, кызганычка каршы, наркотиклар Татарстанга да үтеп керде. Мин шәхсән бу бәлагә юлыккан гаиләләрне беләм, бу зур фаҗига. Татарстанда наркоманиядән кисәтү һәм аңа каршы көрәшү буенча система булдырылган, әмма бу афәтне тамырдан корыту - бик авыр бурыч”.

Утырышта катнашучылар наркоманиягә каршы көрәш буенча Татарстан тәҗрибәсен җентекләп карадылар, яңа алымнарны, структураларның бергәләп эшләү нәтиҗәлелеген, бу өлкәдә җаваплыларны билгеләп үттеләр.

Илдар Баязитов биредә үзенең доклады белән чыгыш ясады. Диния нәзарәтенең бу юнәлештә алып барылган эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, якын арада Казанда наркотик кулланучылар өчен махсус тернәкләндерү үзәге ачылуын әйтте.

Утырышта катнашучыларның фикеренчә, наркотик кулланучыларның яшьләр булуы, яңа синтетик наркотик матдәләр барлыкка килүе борчуга сала, наротикларга бәйле кешеләрне социаль тернәкләндерү буенча коммерцияле үзәкләрдә кулланыла торган ысулларның законлыгы буенча да сораулар туа. Укучыларны наркотикларны куллануга тикшерү буенча да фикер алыштылар.

«Татарстан Республикасы күп кенә мәсьәләләрдә үрнәк булып тора, әмма безнең дошман – наркотиклар, аңа каршы бердәм көрәшү зарур. Безнең төркем нәкъ шуның өчен эшли”, - дип тәмамлады фикер алышуны Сергей Железняк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

"Татар-информ" материалы буенча әзерләнде

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана