Рухлары тыныч, урыннары оҗмахта булсын!

03 май 2015 ел 11:23

Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә әһелләренең (аның мөгаллимнәренең, шәкертләренең, бу уку йортын бетереп имамчылык итүчеләрнең) күркәм гадәте бар: ел саен 2 май көнне Яңа бистәдәге Иске татар зиратында, кунаклар чакырып, остазларны искә алалар. Инде унынчы ел үткәрелә торган чара инде Казан, Татарстан буенча гына түгел, инде бөтен татарлар яшәгән төбәкләрдә танылды. Шуның өчен быел да Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, милләт зыялылары килде. Быелгы чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ханты-Манси автоном округының мөфтие, төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир хәзрәт Саматов, халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстаннның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов, күренекле имамнар, татар зыялылары, журналистлар, мөгаллимнәр, шәкертләр катнашты.

Искә алу мәрәсимен инде ничәнче ел мәдрәсә идарәсе Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе белән берлектә уздыра. Әйтергә кирәк, бу без башлаган, без керткән яңалык түгел. Безнең татар авылларында шундый матур гадәт күптән бар. Кайткан саен без зират буен, ата-бабайлар, әни-әбиләр каберлекләрен әйләнеп кайтабыз. Бу безнең халыкның канга сеңгән гореф-гадәте.

Быелгы хәтер чарасы аеруча безнең өчен кадерле булды. Бөек Җиңүнең быел 70 еллыгын бәйрәм итә тоган ел бу. Без бүген сугыш кырларында ятып калган, сугыштан соң яралардан мәрхүм булган кардәшләребезне искә алабыз. Җиңү елын искә төшерик, Ураза вә Корбан гаете ул елны сугыш беткәч булды. Халык искиткеч күтәренке рухи шатлык кичерде. Изге дини бәйрәмнәребез зур итеп үткәрелде. Безнең карамакта шул вакытның кинохроникасы бар. Сугыштан кайткан мөселман кардәшләр күмәк рәвештә Яңа бистәдәге Иске татар зиратында җирләнгән мәрхүмнәр каберләрен зыярәт иттеләр, дога кылдылар, исән-имин кайтканнарына Ходайга шөкер иттеләр. Аларның инде күбесе мәрхүм инде. Кайсысы шушы зиратта да җирләнгән. Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә аларның барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, күргән авырлыклары вә газаплары өчен, җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде.

Бу юлы искә алырга килүчеләр – чараны оештыручылар һәм кунаклар – дин әһелләре һәм зыялылар яд итүне Габделхак Саматов кабереннән башладылар. Мәрҗани мәчете имамы, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые булып торганда ихласлыгы, риясызлыгы, дин юлындагы фидакарьлеге белән танылды. Икенче булып тукталган Габделхак хәзрәт Каюмов исә, совет хакимияте елларында, барлык теләгәннәргә дин нигезләрен, гарәп язуын өйрәткән остаз иде.

Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан һәм Салихҗан Барудилар, Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрнең дә баш очларында Коръән аятьләре укып, дога кылып мәшһүр бабаларыбызның рухлары алдында баш идек бүген. Зиярат кылу Бөек Ватан сугышында шәһит булган кардәшләр хөрмәтенә куелган истәлек билгесе янында дәвам итте. Күренекле татар зыялыларын да искә алдык. Габдулла Тукай, Туфан ага Миңнуллин, Шамил ага Зиннуров, Миркасыйм ага Госманов каберләре янында тукталып аларны җылы итеп искә төшердек.

http://1000kvmm.livejournal.com/

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана