Азнакайда шәфкатьлелек ярминкәсе узды

04 май 2015 ел 21:12

1 май көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчете ишек алдында шәфкатьлелек ярминкәсе узды. Бу чараны уздыруга сәбәпче - мәчеткә ярдәм сорап килгән авыру балаларның әниләре булды. “Бүгенге көндә һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ инвалид балалар бар, аларга реабилитация узу өчен зур күләмдә акчалар таләп ителә, - диде безгә мөхтәсиб Азат Талибуллин, - ә Ислам ул шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү дине, без дә шушы балаларга аз булса да ярдәм итәргә ниятләп, ярминкә оештырырга булдык”.

Бу көнне ярминкәдә гарәп бизәге –мәхәнди ясатырга, мастер-класста матур итеп яулык бәйләргә, тәм-томнар, кулдан ясалган төрле эшләнмәләр, түбән бәядән кием сатып алырга була иде. Шулай ук мохтаҗларга бушлай кием тарату да оештырылды. Ярминкәгә килгән кунаклар учакта пешкән тәмле пылау авыз итеп, җомга намазы укып таралыштылар.

Ярминкәдән кергән акчалар мөмкинлекләре чикләнгән балалрны дәвалау өчен аларның әти-әниләренә тапшырылды.

Шәфкатьлелек ярминкәсен оештыручылар килән кунакларга һәм шушы изге эшкә үз өлешен керткән бар халыкка рәхмәтен белдерә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана