Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Әлмәт районы мөхтәсибәте җыелышында катнашты. Әлеге чарада шәһәр һәм район имамнары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөгалимнәре һәм шәкертләре катнашты.
Җыелышны ачып Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ветераннарны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде һәм Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга эшендә уңышлар теләде.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин ветераннарны Бөек Җиңүнең 70-еллыгы белән тәбрикләп, аларга авыр елларда үзләрен аямыйча, Ватаннарын саклап калуга бөтен көчләрен биргән өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук Айрат Ринатович имамнар белән еш очрашып булган проблемаларны уртага салып бердәм эшләргә теләген белдерде.
Бөек Ватан сугышы ветераннары 94яшьлек Габдерахман Вәхитов һәм 91 яшьлек Шәйхерази Ризванов сугышта күргән авырлыклары белән уртаклаштылар.
Шулай ук кунаклар алдында үзәк мәчеткә килеп Коръән ятлаучы малайлар сүрәләр укыдылар. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сугышта һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар рухларына догалар кылды.
Энҗе Хасаншина