2 майда Буа районының Чәчкап авылы мәчетенең 25 еллык юбилее уңаеннан зур тантана булып узды. Анда авыл имамы Әхмәт хәзрәт Сөнгатуллин, район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Казан шәһәре Солтан мәчетенең имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәев, Буа мәдрәсәсе ректоры Рәшид хәзрәт Маликов, Хаҗилар мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов катнашты. Башта Коръән уку өчен мәчет мөгәллименә Нәсих хәзрәткә сүз бирелде. Әхмәт хәзрәт мәчетнең тарихы белән таныштырды. Чәчкап авылында диннең һәрвакыт көчле булуын әйтте, төрле елларда биредә эшләгән имамнар белән таныштырды, авыл халкына, килгән кунакларга олы рәхмәтен белдерде.
Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов авыл мәхәлләсенә мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды һәм алга таба уңышлар теләде.