“Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм татар шамаиле конкурсына багышланган матбугат очрашуы

05 май 2015 ел 15:18

Үткәрү урыны: «Татар-информ»,  Декабристлар ур., 2, 12 нче кат

Үткәрү вакыты: 6 май

Башлану вакыты: 10.00

Пресс-конференциядә  катнаша:

 Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР МДН рәисе, мөфтинең беренче урынбасары.
Шәмсүтов Рөстәм Илшат улы, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты өлкән укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Гәрәева Нурия Әхәт кызы, “Казан Кремле” Ислам мәдәнияте музее директоры.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан шамаилләр конкурсын 2014 елның февраль аенда игълан итте. Татар шамаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелә.

Конкурс пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклауны күз алдында тотып уздырыла.

25 апрельдә конкурска эшләр кабул итү тәмамланды. Татарстан, Башкортстан, Чувашия районнарыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Перьм, Екатеринбург шәһәрләреннән, Казахстан, Австралиядән - барлыгы 125 катнашучыдан 300дән артык эш кабул ителде.

Конкурс номинацияләре:

1. «Традицион татар шамаиле»

2. «Һәвәскәр каллиграфия»

3. «Балалар иҗаты»

4. «Гаилә ядкаре»

Жюри сайлаган шамаилләр Ислам мәдәнияте музеенда оештырылачак күргәзмәгә куела. Күргәзмә 21 май – 21 июль көннәрендә уздырыла.

21 майдан соң интернет аша шамаилләргә тавыш бирү оештырыла. Бүләкләү тантанасы 14 июньдә уздырылачак Болгар җыены алдыннан булыр дип көтелә. 

12 майда һәм 1 июньдә Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда татар шамаилен ясау буенча мастер-класс үткәрелә. Үз эшенең осталары мастер-класста катнашучыларны пыялага фольга һәм татар бизәкләре белән классик татар шамаилләре ясау серләренә төшендерәчәк. Мастер-класс өчен  барлык  кирәк-яракларны оештыручылар үзләре бирә.

Шулай ук “Яңа гасыр” каналы белән берлектә телемарофон, түгәрәк өстәл  һәм башка чаралар үткәрелә.

Элемтәләр өчен телефон: ТР МДН матбугат хезмәте, 8(843) 264-64-38

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана