"Шура" альманахының 12 нче саны дөнья күрде

28 март 2016 ел 13:56

Басманың төп өлешен имамнарга тәкъдим ителгән 13 вәгазь алып тора. “Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре”, “Бәхетле гаилә – җирдә җәнәтнең чагылышы”, “Сабырлык хикмәте”, “Бөек Ватан сугышында  вафат булган ата-бабаларыбыз хөкеме” һәм башка вәгазьләр урнаштырылган. Мөбарәк шәгъбан һәм рамазан айларына багышланганнары да бар.

Альманахта бәхәсле сорауларга да җавап табарга мөмкин. Әйтик, яланаяк килеш намаз уку дөресме? Ислам динендә фиктив никах рөхсәт ителәме? Экстрасенслар сүзенә ышаныргамы? Менә шундый көндәлек тормышта туа торган сорауларга дини күзлектән чыгып төпле җаваплар бирелгән.  Болардан тыш басма мәчет, йокы, төрле гамәлләр кылу әдәпләре хакында нәсихәтләр җиткерә.

“Татар дин галимнәре” рубрикасында Сөнгатулла Бикбулатов  тормышы белән танышырга мөмкин. “Мирас” сәхифәсе исә апрель  аенда туган бөек шагыйрь Г. Тукайга багышланган.  Биредә шагыйрь иҗатына кагылышлы мәкаләләр урын алган.

ТР МДН 15-35 яшьлекләр арасында “Яшь вәгазьче» дип аталган беренче республика конкурсын уздырган иде. Ул башта мөхтәсибәтләрдә үткәрелде. Йомгаклау туры Галиев мәчетендә узды.  Альманахның бу санында әлеге конкурста катнашкан яшь вәгазьчеләрнең  язмаларына да урын бирелгән.  

Альманах республикабыз имамнары өчен дини эшләрне алып баруда бер кулланма булып тора. Ә имамнар арасында төрле яшьтәгеләр бар, шуңа күрә басманы нәшер иткәндә әлеге үзенчәлек тә искә алынып, укырга уңайлы булсын дип, шрифтлар  булдыра алганча зуррак итеп бирелә. 

"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер чыга.  

Башка журналлар

Шура №43

28 декабрь 2023 ел 11:20

Шура №42

19 октябрь 2023 ел 09:27

Шура №41

11 июль 2023 ел 10:51

Шура №40

10 апрель 2023 ел 14:54
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана