string(51) "http://dumrt.ru/ru/press-service/umma/umma_345.html"
06.02.2017 11:52

“Шура” дини альманахының 15 нче саны – 2017 елның беренче саны дөнья күрде.

Бу юлы “Шура” тышкы битеннән үк  Коръән сүзләрен искә төшерә: “Раббым, гыйлемнәремне арттыр!” (Та Һа сүрәсе,114 аять). Тәүге битләрендә исә танылган дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел якынлашуы хакында хәбәр итә.  

Басманың төп өлешен имамнарга тәкъдим ителгән 14 вәгазь алып тора.

Алар арасында “Ишаннар – күңел табиблары”, “Дөньядан аерылу мизгелләре”, “Көнчелек хакында”, “Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет иеп, дөньяңны алып бар, ахыйрәтеңә тырыш” һәм башка исемдәгеләре бар.

Альманаһка дини сорау –җаваплары, фәтвалар урнаштырылган. “Үрнәк затлар” сәхифәсе Талхә ибн Гөбәйдуллаһ, Һади Атласов белән таныштыра. Тарихка, рухи мираска кагылышлы сәхифәләрдән Казанның борынгы зиратлары, ислам тарихы, Идел буендагы тәрикатьләр турындагы һәм башка кызыклы темаларны колачлаган язмаларны укырга мөмкин. Әдәби сәхифәдә Мәҗит Гафуриның “Адәм вә иблис” әсәре урын алган.

Иң соңгы биттә укучылар 2017 елдагы дини бәйрәмнәрнең кайсы көннәргә туры килүен белә ала.

Альманах республикабыз имамнары өчен дини эшләрне алып баруда бер кулланма булып тора. Ә имамнар арасында төрле яшьтәгеләр бар, шуңа күрә басманы нәшер иткәндә әлеге үзенчәлек тә искә алынып, укырга уңайлы булсын дип, шрифтлар  булдыра алганча зуррак итеп бирелә. 

"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер чыга.  

www.huzurshop.ru