Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының сугыштан соңгы елларда Россиядә ислам дине яңарышына керткән өлеше турында фикер алышачаклар

03 май 2024 ел 15:24
Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының сугыштан соңгы елларда Россиядә ислам дине яңарышына керткән өлеше турында фикер алышачаклар

8нче май көнне Татарстан мөфтияте бинасында “Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар һәм ветераннар, ислам яңарышы (XX гасырның икенче яртысы)” дип исемләнгән Россиякүләм конференция узачак. Әлеге чара сәг. 9.30-да Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 38нче йорт адресы буенча башланачак. Конференция ТР Фәннәр академиясенең Ислам белеме тикшеренүләре үзәге һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе белән бергәлектә оештырыла.

Пленар утырыш барышында галимнәр дин кардәшләрнең нацистларны җиңүгә керткән өлеше, сугыштан соңгы елларда геройларның һәм ветераннарның мәчетләрне һәм мәхәлләләрне торгызулары, халыкка татар телен һәм ислам мәдәниятен саклап калырга ярдәм итүләре турында сөйләячәк. Кайбер катнашучылар үз хатирәләре белән уртаклашачак һәм әлеге чор вакыйгалары турында сөйләячәк.

Секцияләр барышында катнашучылар совет һәм совет чорыннан соң ислам күтәрелешенең үзенчәлекләре турында фикер алышачак, шулай ук Бөек Ватан сугышының татар әдәбиятында һәм публицистикасында ничек чагылыш табуы хакында белә алачак.

Чарада катнашырга журналистларны чакырабыз. Аккредитация +7 905 026-71-38 телефоны буенча. Конференциянең узу вакыты һәм урыны: 2024нче елның 8нче мае, сәг. 09.30-да, Нәзарәтнең Актлар залында.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана