Камил хәзрәт Сәмигуллин
Камил хәзрәт Сәмигуллин 2013 елның 17 апрелендә Казанда үткәрелгән Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтаенда мөфти булып сайланды. Корылтайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика мөхтәсибләре һәм имамнары катнашты.
Камил хәзрәтнең кыскача тәрҗемәи хәле
1985 елның 22 мартында Марий Эл Республикасы, Звенигово районы, Красногорск бистәсендә туа.
Дини белеме:
2003 ел - Төньяк Кавказ ислам университеты (Махачкала шәһәре).
2004-2007 еллар - мәдрәсә (Төркия). Коръән-хафиз (Коръәнне тулысынча яттан белүче) дәрәҗәсенә ирешә. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.
2008 - 2013 еллар — Россия ислам институтының шәригать факультете. 6 ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча иҗазәт ала.
Моннан тыш Мөхәммәд Захид әл-Кәүсәринең укучысы Мөхәммәд Әмин Сираҗдан әл-Кәүсәринең барлык китапларын укыту буенча иҗазәт ала, азан буенча иҗазәте бар.
Эш урыннары:
2007 - 2008 ел. Төмән өлкәсе Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам.
2008 ел - Казандагы “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана.
2011 ел - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары, ТР МДН Президиумы әгъзасы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Баш казый киңәшчесе, эксперт советы җитәкчесе.
2013 елның 6 мартыннан – Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы.
2013 елның 17 апреленнән – ТР МДН рәисе, Татарстан мөфтие.
Гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралаша. Татар дини рухи мирасын өйрәнә.
Түбәндәге китаплар авторы:
“Һәркем Коръән-хафиз була ала” ("Каждый может стать Коран-хафизом"), “Мәңгелек мәхәббәт” ("Вечная любовь"), “Без җеннәр һәм аларның дөньясы турында ни беләбез?” (“Что мы знаеам о джиннах и их мире?”), “Ислам сорауларда һәм җавапларда” ("Ислам в вопросах и ответах"), “Мөселманнар дөньясы» (“Мусульманский мир”).
Түбәндәге китапларны тәрҗемә итте:
"Бәд-үл Әмәәли", "Касыйдә Мөхәммәдия", "Зөбдәтел мәҗәллә", "Дүррүль мәкнүн".
Өйләнгән, 4 баласы бар.