Аксакаллар шурасы

Аксакаллар шурасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте сәястендә һәм эшчәнлегендә әһәмиятле роль уйный. Киңәшче ролен башкаручы, күпьеллык тормыш һәм профессиональ тәҗрибәгә ия булган аксакаллар ТР мөфтиенә вәкаләтләрен нәтиҗәле башкарырга, республикадагы рухи потенциалны һәм әхлакый нигезләрне камилләштерүдә ярдәм итәләр һәм ТР МДН җитәкчесенең аерым махсус йөкләмәләрен башкаралар.

Шура әгъзаларының киң белемнәре яшьләр арасында тарихи истәлекне саклау һәм ватанпәрвәрлекне тәрбияләү мәсьәләләрендә аеруча зур әһәмияткә ия. Мисал өчен, аксакалларның актив катнашуында “Казан Кремле” дәүләт музей-тыюлыгында Казан ханнарының җәсәдәләрен җирләүне хәзерләү эше башкарылды, Сталин режимы елларында репрессияләнгән имамнарның истәлек көненә җыелышлар, ТР Бөек Ватан сугышы һәм тыл хезмәтчәннәре ветераннары кичәләре һ.б. чаралар уздырылды. Шунысы сөенечле, өч аксакалыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Шура инициативасы белән Татарстан территориясендәге мөселман зияратларында реставрацияләү һәм төзекләндерү буенча масштаблы программа эшләнеп, республика Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан хупланды. Ел саен уздырыла торган Республика ифтарлары һәм Татарстан районнарындагы ифтарлар шулай ук Шура әгъзалары консультациясеннән башка уздырылмый.

Аксакаллар шурасы рәисе - Әюпов Айрат Сабирович.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана