Голәмәләр шурасы

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган Голәмәләр шурасы – киңәшмә органы буларак махсус рәвештә фәнни-дини өйрәтмә мәсьәләләрен өйрәнү һәм чишү максатыннан булдырылган. Шуның белән беррәттән, соңгы елларда Голәмәләр шурасы эшчәнлеге дини тематика кысаларында гына калмыйча, Татарстан республикасының икътисади тармагына да – банк, инвестиция, төзелеш һәм фармацевтика базарларына кагыла башлады. Шул рәвешле, Голәмәләр шурасы ярдәме белән, башкарылган тикшерү эшләре һәм рәсми бәяләмәләр нәтиҗәсендә, соңгы 4 ел дәвамында Татарстан Республикасында Россия масштабында югары әһәмияткә ия булган проектлар гамәлгә ашырылган. Алар арасында Ислам кануннары буенча финанс продуктлар, яңа туган балалар өчен фармацевтик чаралар, медицина хәләл хезмәтләре, хәләл продукция җитештерү өчен аерым технологияләр һәм башкалар бар. Моннан тыш, Шураның эш төркеме тарафыннан торак-төзелеш кооперативы, иминиятләштерү компаниясе эшчәнлекләре анализланды, мөселман календаренең истәлекле һәм бәйрәм көннәре билгеләнде, дини йолалар стандартлаштырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә Голәмәләр шурасы Татарстандагы һәм Россиядәге мөселманнар өммәтенең социаль-икътисади өстенлекләрен тормышка ашыруга юнәлтелгән әһәмиятле мәсьәләләрне тормышка ашыруда актив катнаша.

Голәмәләр шурасы рәисе - Сәмигуллин Камил Искәндәр улы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана