Татар шамаилләре конкурсы Россия күләмендә уздырыла

07 апрель 2015 ел 14:17

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан шамаилләр конкурсын игълан итте. Татар шамаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелә.

Конкурс эшләре фотографияләрен  25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация һәм иҗат эше исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш.

 “Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм конкурсының шартлары һәм үткәрү тәртибе

НИГЕЗНАМӘСЕ

Гомуми нигезнамә:

“Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм рәсем сәнгате конкурсы шартлары һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезнамә татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклау максатыннан оештырыла.

Конкурсны үткәрү тәртибе:

Нигезнамәгә таянып, ТР МДН “Казан Кремле” музей-тыюлыгы (Ислам мәдәнияте музее) һәм “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә каллиграфия картиналары- шамаилләр  ясау буенча Россиякүләм конкурс уздыра.

Ясау техникасы:

1. традицион татар шамаиле – пыялага фольга белән ясалган;

2. график һәм сәнгатьле.

Конкурста катнашу өчен анкета тутырып (Кушымта №1) һәм фотографияләрне 2015 елның 25 апреленә кадәр  info@dumrt.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча “Казан Кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла. Үткәрү урыны: ТР, Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, “Татар шамаиле галереясе”. Үткәрү вакыты: 15 мая - 15 июнь, 2015 ел. Өстәмә мәгълүматлар өчен телефон: (843) 5678152.

Конкурс номинацияләре:

Профессиональ каллиграфия.  Әлеге номинациягә пыялага фольга һәм татар бизәкләре белән ясалган классик татар шамаилләре кабул ителә.   Эшләр А4 (210 мм-297мм) -  А2 (420мм-594мм) форматында кабул ителә.

Һәвәскәр каллиграфия. Әлеге номинациядә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шамаилләр кабул ителә.   Эшләр форматы чикләнмәгән.

Балалар иҗаты. Әлеге номинация кысаларында балаларның иҗат эшләре кабул ителә. Техника, формат һәм сәнгати алымнар чикләнмәгән.

 Гаилә ядкаре. Әлеге номинациягә буыннардан-буыннарга күчеп килгән гаилә шамаилләре фотолары кабул ителә.

Таләпләр:

Эшләр саны бер катнашучыдан: 2 экземплярдан да күп булырга тиеш түгел.
Бизәлеше, төсләре татар декоратив сәнгате традицияләре үрнәгендә булырга тиеш.
Катнашучылардан текстларны дөрес язу, гарәп шрифты төрләре кануннарына игътибар итү сорала. Өстәмә буларак һәм мәгънәне ачып бирү өчен татарча текст файдаланырга мөмкин.
Профессионал каллиграфлар тәкъдим иткән эшләр классик татар шамаилләре техникасы - пыялага фольга  һәм татар бизәкләре белән башкарылган булырга тиеш.
Барлык эшләр автор тарафыннан багетка урнаштырылган булырга тиеш.
Барлык эшләр автор тарафыннан имзаланган булырга тиеш. Автор турындагы мәгълүмат иҗат эшенең арткы ягына, өске яктагы уң почмакка ябыштырыла. Күрсәтелгән булырга тиеш: Ф.И.О., яшәү урыны, телефон номеры, белем алу урыны, бүләкләр, эш рәсеме.

Конкурс турлары:

1 тур: 13.02.2015 - 25.04.2015. Әзер эшләрнең фотоларын анкета белән бергә күрсәтелгән электрон адреска юллау.  
2 тур:  25. 04. 2015 - 09. 05. 2015. Сайлап алу туры. Күрсәтелгән номинацияләргә килгән эшләрнең 20се шорт-листка кертелә.  Оештыручылар катнашучыларга бу хакта җиткерәләр. Җиңүчеләр эшләрен түбәндәге адреска юллыйлар:  420111, ТР,  Казан, Лобачевский ур, 6, ТР МДН.
3 тур: 15.05.2015- 15.06.2015. Күргәзмә.
4 тур: 15.05.2015 - 20.05. 2015. ТР МДН сайты аша тавыш бирү.
5 тур: 21.05.2015. Бүләкләү тантанасы.

Жюри:

Жюри составы рәисе һәм әгъзалары бәйсез экспертлар, сәнгать белгечләре, конкурста катнашмаучы рәссамнәр  арасыннан оештыру комитеты тарафыннан раслана.
Конкурска килгән эшләр конкурс комиссиясенә юллана, анализ, нәтиҗә ясала һәм бүләкләүгә тәкъдим ителә.
Комиссия күргәзмә ачылышына кадәр нәтиҗәләр ясый. Жюри карары беркетмәсе әзерләнә һәм рәис тарафыннан раслана.

Бүләкләү:

Бүләкләү тантанасын үткәрү урыны: ТР, Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, “Татар шамаиле галереясе”. Үткәрү вакыты: 21 май, 2015 ел.
«Профессиональ каллиграфия» номинациясендә 3 призлы урын:  1 урын - 20 000 сум, 2 урын – 15 000 сум, 3 урын – 10 000 сум.
«Һәвәскәр каллиграфия». 1 урын - 7 000 сум, 2 урын – 5 000 сум, 3 урын – 3000 сум.
 «Балалар иҗаты». Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне истәлек бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары көтә.
 «Гаилә ядкаре».  Иң үзенчәлекле эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк һәм шамаилләр күргәзмәсендә урын алачак. Гаилә шамаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шамаилләрендәге  язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.   
Һәр номинациядән иң яхшы эшләр күргәзмә өчен сайлап алына һәм каталогка кертелә.  
Призлы урын алган эшләр оештыручыларда кала. Алга таба аларны күпләп җитештерү һәм авторлары белән хезмәттәшлек итү күз алдында тотыла.

Кушымта №1

Анкета-гариза

“Минем гаиләмнең шамаиле”

Россиякүләм рәсем сәнгате конкурсында катнашучы

Ф.И.О.
Туган елы.
Яшәү, эшләү, уку урыны.
Бүләкләр.
Күргәзмәләрдә катнашу.
Иҗат эшенең исеме һәм эшләнү вакыты.
Материал.
Эш хакында татарча яки русча аңлатма.

Элемтә өчен телефон.

Кушымта №1

Анкета-гариза

“Минем гаиләмнең шамаиле” Россиякүләм рәсем сәнгате конкурсында катнашучы

 (балалар өчен)

Ф.И.О. Катнашучы
Ф.И.О. Укытучы
Туган елы катнашучының
Яшәү, уку урыны
Бүләкләр
Күргәзмәләрдә катнашу
Иҗат эшенең исеме һәм эшләнү вакыты.
Материал
Эш хакында татарча яки русча аңлатма.

Элемтә өчен телефон.

Башка журналлар

"Ялчыгол укулары" якынлаша

22 сентябрьдә Зәйдә икенче мәртәбә "Ялчыгол укулары" үткәрелә. Әлеге күренекле дин эшлеклесе, табиб...

18 сентябрь 2014 ел 14:44
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана