Нәфис чәчәк сулмасын иде

01 март 2013 ел 10:13

Азалия – Илфат һәм Алсу гаиләсендә көтеп алынган икенче бала. Абыйсы Инсафка (аңа хәзер дүрт яшь) сеңел кирәк бит инде! Тик язмыш бәләкәчкә нинди сынаулар әзерләгәнен әти-әни белми әле: кызчык (ул чынлап та бик кечкенә була) җитлекмичә туа...

Якыннары нарасыйга бер яшь тулганчы аның нәкъ башка балалар кебек үсәсенә өметләнә, тик өметләр генә акланмый шул! Киресенчә, табиблар куйган берсеннән-берсе җитди диагнозлар гаиләне борчуга сала. Менә алар:

Последствие органической патологии головного мозга с синдромом спастического тетрапареза, задержки развития высших функций, эпилепсия, инфантильные спазмы ЧАЗН. Гиперкинетическая форма ДЦП. Врождённый гипотиреоз лёгкой степени. Недоношенность IV степени (28 недель).

Хәзерге вакытта башын тотмый, әйләнеп ятмый, утырмый, күзләре күрми, көненә утызлап тапкыр өянәк (эпилепсия, падучая болезнь) була.

Азалиягә 1 яшь тә 4 ай, ләкин аның үсеше тоткарлана.

Ничек дәваларга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, каян акча табарга? Дөньяга аваз салган нарасыйны һич кенә дә салкын җир куенына тапшырасы килми.

Кызчыкның Наилә әбисе күптән намазда. Ул Коръән сүрәләрен гарәпчә укый. Намаз саен Аллаһтан оныгына саулык-сәламәтлек сорый. Бабасы Илфир инде гүр иясе. Әти-әнисе Азалиянең күзләрен тутырып якты дөньяга багуын, башын югары тотып очуын-сикерүен күрергә, чишмә челтерәгәндәй нәфис тавыш белән көлүен ишетергә тели.

Табиблар, көчле белгечләр дәвалаганда, уңай үзгәрешләр булачагына өметләндерә. Тик моның өчен күп акчалар кирәк. Авылда яшәүче гаиләнең финанс мөмкинлекләре гаять тә чикле. Әнисе кызчыгын карый, әбисе өлкән яшьтә, группада. Гаиләнең төп туйдыручысы – әтиләре Илфат.

Алсуның әти-әнисе дә гап-гади авыл кешеләре. Ярдәм итәрдәй бай туганнар да, спонсорлар да юк. Бөтен өметләре – мәрхәмәтле халыкның ярдәме. Өянәк (эпилепсия) еш кабатлану сәбәпле, Украинага алмыйлар. Франциядәге махсус белгечләргә күрсәтү таләп ителә. Аңарчы түләүле томография үтәсе бар. (Бер көне дә кадерле, түләүсезе чират буенча апрельдә генә).

Баланы утыртып кую өчен махсус кресло кирәк, анысы да кыйммәт (35 мең сум тора).

Дин кардәшләр, милләттәшләр, күңелендә мәрхәмәт хисе булган һәркем – зинһар ярдәм итегез, сулмасын иде нәфис чәчәк!

Акчаны түбәндә китереләчәк махсус счётка күчерергә мөмкин.

Алдан ук Хәйретдиновлар гаиләсе һәммә ярдәм иткән кешегә рәхмәтләрен җиткерә, кызларының сезнең ярдәм белән терелүенә өметләнә. Счёт номерлары:

Сбер. книжка Сбербанка

Получатель Хайрутдинова Алсу Фоатовна.

Волго-Вятский банк Сбербанка HA г. Нижний Новгород.

БИК 049205603

ИНН 7707083893

КПП 163502001

Корреспондентский счёт 30101810600000000603

Расчётный счёт 47422810362109999001

Номер счёта: 42307810662102906196/48

 

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана