“Әл-Мәрҗани” мәчетендә Мөхәммәд с.г.в.нең туган көнен “Касыйда әл-Бурда”ны укып каршы алдылар

24 гыйнвар 2013 ел 10:36

23 гыйнварда Казанның “Әл-Мәрҗани” мәчетендә мөселманнар пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в.нең туган көнен Мәүлиднең иң яхшы китапларыннан берсе булган “Касыйда әл-Бурда”ны укып каршы алды. Билгеле булганча, Аллаһ илчесе Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12 нче каршы кичендә (быел милади буенча 23нән 24нә каршы кичтә) дөньяга килгән. Рабигуль-әүвәл аен халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Бу айда Мәүлид ашлары үткәрелә. Пәйгамбәребез тормышы өйрәнелә, күп салаватлар әйтелә.

Казан ислам көллияте директоры урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров билгеләп үткәнчә, бүгенге кич Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче төненә туры килә. Аның сүзләренчә, Мәүлидне билгеләп үтә башлау 12-13 нче гасырларга карый. Татарстанда һәм Россиядә, гомумән, бөтен дөньяда Ислам динен тотучылар тарафыннан тантаналы рәвештә пәйгамбәрне искә алу чараларын уздыру соңгы елларда бигрәк тә активлашты. “Пәйгамбәрне хөрмәт иткән кешеләр Аллаһның ризалыгына, рәхмәтенә ирешә”, - дип әйтеп үтте хәзрәт. 
Татарстан мөфтиятенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Мәүлидне каршы алырга җыелган җәмәгатькә мөрәҗәгать итеп, Коръәндә Мөхәммәд с.г.в.нең бу галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгәнлеге турында хәбәр ителүен ассызыклап үтте. “Аның мәгънәсен тикшереп карасак, ул бөтен кешелекне, җеннәр дөньясын да үз эченә ала. Мөхәммәд пәйгамбәр ул – Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте. Ул бу дөньяның хәлен үзгәрткән: Аллаһы Тәгаләнең китабын алып килеп, өммәтне хакыйкый пакълыкка чыгарган кеше”, - диде хәзрәт.
Нияз хәзрәт Сабиров, кичәне дәвам итеп, пәйгамбәребезнең күркәм әзлагы турында сөйләп үтте. “Мөхәммәд с.г.в. бер хәдисендә: “Миңа тәрбияне Аллаһы Тәгалә үзе бирде. Ул тәрбия нинди күркәм булды”, дип әйтә. Аның әхлак чыганагы Коръән булган. Безгә пәйгамбәребезнең сөннәтләренә ияреп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын”, - дип белдерде Нияз хәзрәт Сабиров. 
Казан ислам көллияте шәкертләре башкаруында Мөхәммәд с.г.в.гә багышланган нашидләр тыңлаганнан соң, “Әл-Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов пәйгамбәрнең кешелеккә җибәрелүенең алшартлары белән таныштырып үтте. “Аллаһы Тәгалә адәм балаларын караңгылыктан чыгару өчен, шәм яктысы буларак, Мөхәммәд с.г.в.не җибәрде. Аның тормыш рәвешен үрнәк итеп алып, сөннәт юлыннан барырга язсын”, - дип, теләкләр теләде ул. 
Тантаналы кичә “Аллаһы Тәгаләгә шөкер булсын” дигән нашидләр башкарып, Мәүлиднең иң яхшы китапларыннан берсе булган “Касыйда әл-Бурда”ны укып, догалар кылып тәмамланды. Мәүлид көнендә исә ярлыларга ярдәм итү, сәдака бирү, матур сүзләр генә сөйләшү каралган.

 

Римма Гатина, “Татар-информ”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана