Тугыз гасыр элек яшәгән галим

11 гыйнвар 2013 ел 12:48

Моннан нәкъ тугыз гасыр элек яшәгән галим һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм остаз-имам Газзәлинең фикерләре, карашлары, аның хезмәтләре еллар аша урта гасырларда ук Европага барып ирешә, бөек немец философы Гегель тарафыннан да бик югары бәяләнә.

Әл-Газзәли әбү-Хәмид Мөхәммәд – күренекле ислам дине белгече һәм фикер иясе 1058 елда Иранның Тус шәһәрендә (әлеге кала Хөрәсән төбәгендә урнашкан) туган. Аның балачагы ятимлектә һәм михнәттә узган. Тус, Җурҗан һәм Нишапурдагы атаклы мәдрәсәләрдә белем алган.

1085 елда Коръәнне тирәнтен үзләштергән һәм аны оста итеп тәфсир кылучы буларак, аны вәзир Низам әл-Мөлек Исфаханга китертә һәм Иранны яулап алган сәлҗүк солтаны Мәлик шаһ сараена хезмәт итәргә күндерә. Мәгълүм булганча, шул чорларда шунда бөек шагыйрь, математик һәм астроном Гомәр Хәйям дә яши.

Бу ике шәхеснең очрашуы турында риваять бар. Имеш, бервакыт Газзәли Исфахандагы обсерваториягә килә һәм үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк Гомәр Хәйям белән озаклап әңгәмә кора. Кунак акыл иясенең йолдызлар, галәм төзелеше, обсерваториянең эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләвен шаккатып тыңлый, сораулар яудыра. Әңгәмәдәшләр сүз белән шулкадәр мавыгып китәләр ки, хәтта вакыйгаларның чылбырын югалтып, сүзне ничек йомгакларга белмиләр. Шулчак манарадан азан ишетелә һәм әл-Газзәли:

– Ниһаять, бөек хакыйкать ишетелде һәм сафсата эреп югалды, – дип, обсерваториядән чыгып китә.

Гыйлем эстәүнең әһәмиятен тирәнтен аңлаган Низам әл-Мөлек Мәлик шаһны илдә берничә урында дарелфөнүн ачарга күндерә. Табигыйдер, мәгърифәт учаклары кодрәт иясе вәзир хөрмәтенә “Низамийя” исеме белән аталалар. 1091 елда Багдад шәһәрендәге “Низамийя”гә вәзир Ислам дине хокукын – фикъһе мөгаллиме итеп Газзәлине җибәрә. Мәгәр аның укытучылык эшчәнлеге нибары дүрт ел гына дәвам итә. Тәхет тирәсендә вакыйгалар куера. Вәзир Низам әл-Мөлек һәм Мәлик шаһ фетнәчеләр тарафыннан явызларча үтерелә һәм, сәлҗүкләр империясеннән бәрәкәт качып, ызгыш-тарткалашлар башлана. Белгечләр фаразлаганча, әлеге куркыныч вакыйгалар тәэсирендә, әллә инде башка сәбәпләр беләнме галим авыруга сабыша һәм Шамнан (Багдадтан) хаҗ сәфәренә чыгып китә. Хаҗдан соң Газзәли суфиларга кушыла. Дистә еллар буе дәрвиш булып, михнәтләр, җәбер-золымнар чигеп, аларны үз җилкәсендә татып, гади халык арасында бер каладан икенчесенә күченеп йөреп гомер кичерә.

Хәер, ул заманнарда Шәрык идарәчеләре, төс-кыяфәтен үзгәртеп, иңнәренә ямаулы чикмән элеп, халык арасына, базарларга чыгудан тайчанмаган. Максат бер – җаһил вә ялагай ярдәмчеләрнең чынбарлыкны купайтуыннан гарык булып, гавам сулышын тою, хакыйкатьтә гади халыкның ничек яшәве белән якыннан танышу. Илбашы тәхете тирәсендә кадер-хөрмәттә көн күргән ошбу олуг галим вә фикер иясенең шушы гамәле аның биографларын бүгенгәчә гаҗәпкә калдыра. Яланаяклы киндергә төренгән, биштәр аскан мосафир үзе кебек аркадашлары һәм мөридләре белән Сүрияне гизә, әл-Кодс (Иерусалим) һәм Искәндәрия (Александрия) калаларына сәфәр кыла. Биштәрендә кибеп беткән арыш икмәгенең кыерчыгы белән галимнең исемен гасырларда мәңгеләштергән дүрт калын кулъязма дәфтәр йөри. Ислам дине тарихында әлеге фундаменталь хезмәт –“Иман турында фәннең яңадан торгызылуы” (“Воскрешение наук о вере”). Галим анда суфичылык тәгълиматын вә ортодоксаль исламны килештерүгә ирешә. Һәм шуның өчен ул исән чагында вә бакыйлыкка күчкәч тә, Исламга яңа сулыш бирүче буларак таныла. Ниһаять, фарсы тәхете тирәсендәге ыгы-зыгылар тына һәм ил белән идарә итү Мәлик шаһның улы – солтан Баркьярүк кулына күчә. Әлбәттә, шаһның баш вәзире итеп Низам әл-Мөлекнең улы Фәһр әл-Мөлек билгеләнә. Нәкъ менә шушы яшь вәзир, Газзәлине эзләтеп, шаһ сараена кайтара һәм аны остаз итеп, университетка билгеләтә. Галим һәм философ алты ел дәвамында мәгърифәт нурын тарата. Шуннан соң туган якларына – Хорасанга – үзенең туган шәһәренә кайтып хөрмәткә – суфиларның рухи җитәкчесе – шәех дәрәҗәсенә ирешә, әмма үзенең мәктәп-мәдрәсәсен ачарга өлгерми кала, 1111 елда 53 яшендә “дарелфәнәдан дарелбакыйга күченә”. Моннан нәкъ тугыз гасыр элек яшәгән галим һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм остазның фикерләре, карашлары, аның хезмәтләре еллар аша урта гасырларда ук Европага барып ирешә, бөек немец философы Гегель тарафыннан да бик югары бәяләнә.

Газзәлинең югарыда телгә алынган хезмәте бихисап бүлекләрдән гыйбарәт. Аның беренче бабы “Белем турында китап” дип исемләнгән. Андагы беренче җөмләне искәртеп китү урынлы булыр:

“Хак Тәгаләнең Илчесе, аңа Аллаһның рәхмәте вә мәрхәмәте ирешсен, әйткән:

– Гыйлем эстәү – һәр мөселман өчен фарыз! Белемне хәтта Кытайга да барып эзләгез!”

Әлбәттә, сөекле Рәсүлебез Мөхәммәднең (гсв) әлеге сүзләре мөселманнарга гына атап әйтелмәгән, чөнки гыйлем – Җәнабел Хакка илтә торган үзәк юлларның берсе ул. Шушы гыйлем ияләренең берсе фарсы Газзәли, борынгы гыйбрани (яһүд) һәм юнән (грек) телләрендә иҗат ителгән чыганакларны укып, үзенең китабын гарәп телендә язган.

Акыл иясенең фикеренчә, иң югары күрү сәләтенә кеше күзе түгел, хакыйкатьтә адәм баласының акылы ия, чөнки күз, әйләнә-тирәдәге җисемнәрнең асылына үтмичә, аларның тышчасын гына иңли, ә кеше акылы өчен кояш ролен Җәнабел Хактан иңдерелгән изге Коръәни-Кәрим үти.

Философның хөкемдарларга турылап әйткән уй-фикерләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмыйча, васыять буларак кабул ителә. Менә бер өзек:

“Бел һәм аңла, солтан, гаделлек урнашу акылның тулылыгыннан. Ә тулы акылга ия булу – димәк, әйберләрне ничек бар шулай күрү, асылына төшенү һәм тышкы кыяфәтенә алданып ялгышмау. Әйтик, әгәр син җирдәге тормышың хакына кешеләрне рәнҗетәсең икән, яшәвеңнең максаты нәрсәдә икәнен аңларга тиешсең. Әгәр максатың тәмле ашау булса, бел: бу – хайвани теләк, чөнки ашау-эчүдәге чамасызлык аларга хас. Әгәр максатың ефәк киемнәргә төренү икән, димәк, син ир-ат кыяфәтендәге хатын-кыз, чөнки һәртөрле бизәнүләргә омтылу һәм җиңел акыллылык – аларга төс. Ә инде максатың бар ачуыңны дошманнарыңа түгү булса, син кеше кыяфәтендәге ерткычсың. Әгәренки кешеләрне үзеңә хезмәт иттерергә ирешмәкче икәнсең, димәк, син акыллы булып кыланучы ахмак, чөнки акылың булган очракта белер идең: сиңа хезмәт итүчеләр чынлыкта үз теләкләре һәм корсакларының коллары, һәм хакыйкатьтә аларның хезмәте һәм бил бөгүләре һич тә сиңа түгел, ә үз-үзләренә. Шуңа да алар, синнән, бүтән зат кулына хакимият күчү белән үк, сиңа арка белән борылачак: алар динар һәм дирһәм китерүче теләсә нәрсәгә хезмәт итүчеләр һәм мондый хезмәт – адәм көлкесе”.

Әл-Газзәли – йөгерек телле, искиткеч мантыйкка ия булган, хикмәтле чагыштырулар ярдәмендә зур гомумиләштерүләргә ирешкән фикер иясе. Мәсәлән, ул, кяфер каберенә еланнар оя кора дигән риваятькә ышанып, кабер ачып, анда еланнар тапмыйча аптыраучылардан каһкәһәләп көлә. Аның фикеренчә, гадәти тышкы еланнардан котылу, аларны куып чыгару дөрес гамәл, әмма ул еланнар дәһринең күңелендә мыжлый һәм алардан һәр ике дөньяда да берничек тә котылу әмәле юк... Тәмугта да бернинди дә ут янмый, анда килүче һәркем үз утын үз күңелендә үзе алып килә, дип фараз кылган бөек дин белгече.

Суфиларда урнашкан гадәт буенча, Газзәли үз акылы белән ирешкән хакыйкатьләрне кыйсса-риваятьләр аша укучыларга ирештерә. Менә шуларның берсе:

“Көннәрдән беркөнне Рәсүл-Әкрәмебез Мөхәммәд (сгв) мәчеттә сәхабәләре белән иртәнге намазда була. Араларында үтә дә хискә бирелүчән бер адәм бар икән. Мөхәммәд (сгв) Коръәни-Кәримнән бер сүрәне укый. Әлеге сүрәдә фиргавеннең: “Мин сезнең асыл Раббыгыз!” – дигән сүзләрне ишетүгә, әлеге кеше, нәфрәтләнеп:

– Эттән туган мактанчык, – дип ычкындыруын сизми дә кала.

Пәйгамбәр (сгв) намазын бүлдерми, шартын китереп укып бетерә.

Гыйбадәттән соң мәчеттәгеләр дәррәү:

– Әдәпсез! Шул сүзең белән син Җәнабел Хакны рәнҗеттең, Аның йортында тынлыкны бозу гына түгел, Аның Илчесе алдында начар сүзләр әйттең, – дип өстенә ябырылалар.

Теге бичара:

– Эш харап, болар мине ботарлап ташлыйлар бугай, – дип нишләргә белми, куркуыннан коелып төшә һәм бары тик Рәсүл (сгв) каршына Җәбраил фәрештә килеп баскач, бераз тын ала.

Җәбраил фәрештә исә:

– Җәмәгать, Аллаһы Тәгалә сезгә сәламен ирештерде һәм ошбу беркатлы мәхлүкны җәберләмәскә боерды, чөнки намаз кылучыларның аерым-аерым һәркайсының вә җөмләгезнең догаларына караганда шушы адәмнең ихластан әйтелгән тиргәү сүзләре Хак Тәгаләнең күңеленә тирәнрәк үтеп кергән, дип белдергән, имеш”.

Рөстәм МӘҺДИЕВ

Чыганак: www.islam-today.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана